«Тешләр иленә файдалы сәяхәт»: әңгәмә (0+)

29 гыйнварда 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  «Балаларга гигиена турында» китабы буенча «Тешләр иленә файдалы сәяхәт» дигән әңгәмә үткәрде.

IMG-20210127-WA0040
IMG-20210127-WA0056
IMG-20210127-WA0016

Балалар бакчасына кунакка Гигиена патшабикәсе килде. Ул нәни китап сөючеләрне гаҗәеп һәм мавыктыргыч тешләр дөньясы – Тешләр иленә кызыклы сәяхәткә чакырды. Тешләр иленә сәяхәт вакытында балалар «Яхшы күңелле табиб Стоматолог» мультфильмын карадылар һәм тешләрне карау, чистарту турында файдалы мәгълүмат алды. Шуннан соң алар бик теләп «Яхшы – начар» һәм «Кәрҗиндәге сәламәтлек» танып белү уенында катнашты, анда тешләр өчен файдалы һәм зарарлы ризыкларны аерым кәрҗиннәргә салдылар. Гигиена патшабикәсе тешләрне дөрес чистарту буенча мастер-класс уздырды. 
Сәяхәт ахырында ул балаларны әти-әниләре белән бергә китапханәгә килергә һәм мавыктыргыч биремнәр һәм онытылмас күзәтүләргә бай әлеге файдалы китап белән тагын да якынрак танышырга чакырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: